Зәй спорт резервын әзерләү һәм спортның база төрләрен үстерү буенча иң яхшы шәһәр дип танылды
2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Ел саен уздырыла торган «Ел спортчысы - 2021» дигән Татарстанның иң яхшы спортчыларын хөрмәтләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында Зәй муниципаль районы да бар. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов Татарстан Республикасының физкультура, спорт һәм туризм министрлыгының лаеклы бүләген алды. Зәй 55-100 мең халкы булган шәһәрләр арасында «Спорт резервын әзерләү һәм спортның база төрләрен үстерү буенча Татарстан Республикасының иң яхшы шәһәре» дип танылды.