Татарстан Президенты Зәй районына коммуналь техника тапшырды

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың 41 районы башлыкларына яңа коммуналь техника ачкычларын тапшырды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан мондый чаралар үткәрү республика өчен күркәм традициягә әверелде. 69 берәмлек машина урам юл челтәрен карап тоту өчен билгеләнгән,аларның 33е - «Амкодор» фронталь төягечләре. Шуларның берсе Зәйгә тапшырылды, аны район башлыгы Разиф Кәримов кабул итеп алды. Яңа төягеч «Благострой» ҖЧҖе карамагында булачак. Машина-трактор паркын тулыландыру шәһәрнең чисталыгын һәм төзеклеген саклауга ярдәм итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International