Район башлыгы электр челтәрләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Бүген энергетика тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме көнендә, Зәй район электр челтәрләрендә тантаналы чара узды, анда Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Түбән Кама электр челтәрләренең «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы директоры Огурцов Сергей Владимирович, Зәй районы электр челтәрләре башлыгы Лукин Олег Анатольевич катнашты. Район башлыгы, шулай ук оешма җитәкчеләре хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, алга таба да уңышлар һәм аварияләрсез эшләүләрен теләделәр. Нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы кулланучыларын сыйфатлы һәм ышанычлы электр белән тәэмин итүгә керткән зур шәхси өлеше өчен, алдынгы хезмәткәрләргә Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары, «Челтәр компаниясе» АҖ Мактау грамоталары һәм Түбән Кама электр челтәрләренең мактау тактасына кертелү турында таныклык тапшырылды. Предприятиенең төп бурычлары: электр челтәрләренең тотрыклы, ышанычлы эшләвен тәэмин итү, электр энергиясен тапшыру нәтиҗәлелеген арттыру, аны транспортлаганда кулланучыларга югалтуларны киметү. 75 кешедән торган коллектив моны яхшы башкара. Зәй оешмасы хезмәт күрсәтә торган мәйданы 1880 кв.км тәшкил итә, оператив эшләү өчен ике  бригаданың экипаж белән тәүлек буе кизү торуы оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International