Зәйлеләр гомумфедераль акциягә кушылды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе
Бүген район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин "Бердәм РОССИЯ" партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе белән берлектә "Госпитальләрне һәм кабул итү бүлмәләрен бизәү" дигән гомумфедераль акцияләрнең берсендә катнашты. Зәй район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә чыршы һәм светодиод гирляндалар урнаштырылды, бу «кызыл зонада» эшләүче табиблар һәм пациентларга бәйрәмчә Яңа ел атмосферасы тудырырга ярдәм итте. Шулай ук бәйрәм уңаеннан "кызыл зонада" булган хезмәткәрләрнең балаларына татлы җыелмалар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International