Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Зәй район мәктәпләренең 250 укучы өчен, Зәй муниципаль район башлыгы чыршы бәйрәме узды. 30 талантлы һәм сәләтле бала «Уңыш буыны», «Фәндә беренче адымнар», «Талант һәм иҗат» номинацияләрендә «Безнең өмет» гранты белән бүләкләнде. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов барлык укучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, сәламәтлек, укуда, спортта, иҗатта уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләде. Бәйрәмдә «Мирас», «Азаль», «Легенда», «Бәхет» иҗат коллективлары үзләренең онытылмас концерт номерларын бүләк итте. Муниципаль чыршы кысаларында Яңа ел бүләкләрен 500 укучы алачак. Зәй районының 7464 баласы Яңа ел бәйрәмнәрендә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләр бәйрәм чараларында Кыш бабайдан Яңа ел бүләкләре алачак.