Зәйдә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 1 туры ачылды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

22 декабрьдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 1 турын ачу тантанасы узды. Анда катнашу өчен Татарстан Республикасының 16 муниципаль берәмлегеннән 153 чаңгычы-узышчы теләк белдергән. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе җыелма командасы баш тренеры Эдуард Шәйхнур улы Галиев, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе эшләре белән идарә итүче Денис Анатольевич Блохин, «Агросила» АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» ААҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Антон Александрович Трошин, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы - Түбән Кама электр челтәрләре директоры-Сергей Владимирович Огурцов, «Ялта - Зәй» спорт үзәге директоры Белла Ивановна Огурцова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International