Бүген Кадер авылында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында авыл җирлекләре башлыклары семинары узды. Эш фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасын тантаналы ачудан башланды. Пленар өлеш авыл мәдәният йортында узды. Семинарда катнашучыларга кереш сүз белән район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов мөрәҗәгать итте. Кадер авыл җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин авыл җирлегендә җирле үзидарә органнарының 2021 елда башкарган эшләре турында сөйләде. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин 2021 елда гражданнарның үзара салым программасын тормышка ашыру буенча авыл җирлекләре эшенә анализ ясады һәм 2022 елга планнар белән таныштырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Розалия Архипова 2021 ел өчен аерым күрсәткечләр буенча авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләүгә анализ ясады. Шулай ук авыл җирлекләрендә оператив хәлләр, авыл халкын коронавируска каршы вакцинацияләүнең барышы турында чыгышлар тыңланды. Хәрби хезмәткә чакырылу комиссиясенә гражданнарның килүен тәэмин итү һәм контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны сайлап алу буенча эзлекле эшләү буенча сөйләшү булды. Нәтиҗә ясап, район башлыгы Разиф Кәримов авыл җирлекләре башлыкларын көн тәртибендәге барлык каралган пунктлар буенча эшне активлаштырырга чакырды, семинарда катнашучыларны якынлашып килүче 2022 ел белән котлады, барысына да нык сәламәтлек һәм халык файдасына нәтиҗәле эш теләде.