Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Зәй ГРЭСында булды. Разиф Галиевич электростанциянең инвестиция эшчәнлеге белән танышты, бүгенге көндә анда «ПГУ энергоблокын төзү» проекты өстенлекле булып тора. Аны проектлау һәм торак урыннары төзү эшләре тәмамлану алдында тора. Объектны төзү эшләрен төгәлләү 2023 ел ахырына планлаштырыла. Хәзерге вакытта генераль подрядчы-Төркия ЭНКА компаниясе төзелеш мәйданчыгында төзүчеләргә вакытлычы яшәү өчен торак урыннары төзи, анда бер үк вакытта 1300 кеше яши алачак: инженер-техник хезмәткәрләр өчен административ корпус әзер инде, 6 торак корпусның 3се төзелгән, вакытлы юллар һәм инженерлык коммуникацияләре (су белән тәэмин итү, су бүлү һәм җылылык белән тәэмин итү) төзү эшләре бара. Әлеге объект буенча инвестицияләр күләме 2021 елда 813 млн.сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Проектны тормышка ашыру республика һәм күрше төбәкләр кулланучылары өчен энергия бәясен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Очрашу барышында район башлыгы предприятиенең җитештерү күрсәткечләре белән дә танышты, директорга электр энергиясе эшләп чыгару буенча план күрсәткечләрен арттырып үтәгән өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Разиф Галиевич коллективның көйле эшен билгеләп үтте, киләчәктә дә аварияләрсез һәм тотрыклы эш теләде.