Мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

8 декабрьдә  Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында, Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт күрсәтүче мөмкинлекләре чикле гражданнары өчен "Һөнәргә бер адым" дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде. Чарада "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Валентина Каменская һәм "Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесенең эшкә урнаштыру һәм махсус программалар бүлеге әйдәп баручы инспекторы Лилия Рафаилова катнашты. Чараның максаты-һөнәрләр дөньясы белән танышу, үзләренең һөнәри киләчәге турында уйлау, гражданнарның һөнәри юнәлешен ачыклау. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече һөнәр сайлауда кайбер алымнар һәм методлар турында сөйләде. Әңгәмәдән соң катнашучылар «Ничек һәм ниниди һөнәр сайлау" турында фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International