Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында «Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 8 нче декабрьдә Зәй муниципаль районының "Тату гаилә" балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелде. Чараның төп максаты: баланың хезмәткә һәм һөнәри дөньяга карата эмоциональ-уңай мөнәсәбәтен үстерү, балада төрле һөнәрләр турында күзаллауны формалаштыру. Шөгыль үзәге белгече балаларга һөнәрләр дөньясы турында сөйләде, алар белән уен формасында һөнәрләр турында әңгәмә үткәрде. Чара ахырында балалар «Навигатум: һөнәрләр калейдоскобы» дигән мультсериал карадылар.Әлеге чарада 8 бала катнашты. Балалар әңгәмә темасы белән кызыксындылар, конкурсларда актив катнаштылар, күп сораулар бирделәр.