9 декабрь- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Ел саен 9 декабрьдә дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә мөһим сәяси очрашулар һәм акцияләр үткәрелә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар үткәрелә. Зәй муниципаль районында, район башлыгы карары белән расланган план нигезендә, 2021 елның 1-10 декабрендә мәгариф оешмалары, Зәй политехник көллияте, мәдәният, спорт учреждениеләре, яшьләр эшләре идарәсе, оешмалар һәм предприятиеләрдә җәмәгатьчелек вәкилләре, депутатлар, хокук саклау органнары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары катнашында тематик чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International