Китапханәдә бәйрәмдә

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Зәй Үзәк балалар китапханәсендә коррекция мәктәбенең 4 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Уен программасы инвалидлар декадасы кысаларында үтте. Балаларны Итекле мәче каршы алды һәм китапханәгә бәйрәмгә чакырды. Бөтен программа дәвамында алар төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, шаян табышмаклар чиштеләр, курчак тамашасын бик теләп карадылар. Залда күтәренке кәеф һәм бәйрәм рухы хөкем сөрде.Чара ахырында һәр сабыйга Яңа ел алды бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International