Түгәрәк өстәл "Үзенчәлекле бала-киртәләрсез тормыш»

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Зәй муниципаль районында инвалидлар декадасы кысаларында чаралар оештыру дәвам итә. 7 декабрь көнне Зәй районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны җәмгыятькә интеграцияләү һәм социальләштерү мәсьәләләренә багышланган ведомствоара түгәрәк өстәл булып узды. Түгәрәк өстәлдә социаль яклау бүлеге, район үзәк хастәханәсе,  мәшгульлек үзәге, мәгариф, яшьләр, мәдәният, спорт һәм туризм идарәсе вәкилләре, «Радость» үзәге хезмәткәрләре, инвалид балалар тәрбияләүче ата - аналар, социаль хезмәт алучылар һәм башкалар  катнашты. Чараның төп максаты-ата-аналарга райондагы хезмәтләр һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат бирү, тормышның төрле өлкәләрендә "үзенчәлекле" бала тәрбияләүче гаиләләргә, медицина, мәгариф, социаль яклау, эш белән тәэмин итү, яшьләр сәясәте кебек проблемаларны хәл итү юллары турында фикер алышу  булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International