Зәйдә район һәм Зәй шәһәр Советы утырышлары узды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район һәм шәһәр Советы утырышлары узды. Утырышны Совет рәисе Разиф Гали улы Кәримов алып барды. Утырышта 2022-2024 елларга район һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре каралды, 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына район һәм шәһәр бюджеты кабул ителде. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча мәгълүмат белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев, районның контроль-хисап палатасы рәисе Саимә Минебаева, Зәй шәһәре прокуроры Ринат Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Розалия Архипова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Рәисә Исламова чыгыш ясадылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Николай Валерьевич Нефедов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International