Гамәлгә ашырыла торган проект өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү программасын, өйдә дә, стационар һәм ярымстационар формада баланслы социаль хезмәт күрсәтүне үз эченә алган озак вакытлы карау системасын булдыруны күздә тота. Илкүләм проектның максаты-кешеләр яшь үзгәрешләре һәм хроник авырулар белән бәйле чикләүләрсез мөмкин кадәр озаграк яшәүне үз эченә ала. Әлеге проект кысаларында Зәй муниципаль районының өлкән яшьтәге гражданнары өчен диспансеризация, профилактик тикшерүләр һәм COVID-19га каршы вакцинация үткәрү оештырылды. 2021 елда шәһәр медицина оешмаларына 2019 елда сатып алынган Ларгус автомобилендә, диспансерлаштыруга 978, вакцинацияләүгә 95 өлкән кеше китерелгән.