Зәйдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2021 елның 4 декабре, шимбә

Чираттагы атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды. Ярминкәдә Агросәнәгать паркының һәм җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Шәһәр халкына үз продукцияләрен фермер хуҗалыклары, сәүдә нокталары һәм 4 авыл җирлеге тәкъдим итте: Александр Бистәсе, Маврин, Поручик, Югары Мәлем. Традиция буенча, район башлыгы беренчеләрдән булып сәүдә рәтләре буйлап узды, шәһәрлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм сыйфаты белән танышты. Шулай ук Разиф Галиевич районның сатып алучылары һәм фермерлары белән дә аралашты. Киләсе ярминкә 11 декабрьдә булачак. Сәүдә 7:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International