Зәйлеләр финанс белемнәрен тикшереп карый ала

2021 елның 3 декабре, җомга
2021 елның 30 ноябреннән 16 декабренә кадәр бөтен Россия буенча финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачет уза. Оештыручылар-Россия Банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгы. Теләге булган һәркем үз белемнәрен тикшереп, шәхси киңәшләрен ала ала, өстәвенә, бушлай да. Сораулар кертемнәр, кредитлар, пенсияләр, иминият, салымнар, түләү карталары, инвестицияләр, финанс мошенникларыннан яклау мәсьәләләренә кагыла. Эшкуарларны шулай ук финанслауның төрле инструментларын һәм дәүләт ярдәме чараларын белүгә дә тикшерәчәкләр. Зачетта катнашучылар үзләренең йомшак урыннарын ачыклый һәм дөрес булмаган җаваплар бирелгән сораулар буенча киңәшләр ала алачаклар. Тестлар киң даирә затлар өчен һәм конкрет эшмәкәрләр өчен аерым төркемләнгән. Җавапларга бер сәгать бирелә, әмма тизрәк башкарырга да була. 20 һәм аннан да күбрәк сорауга дөрес җавап биргән катнашучылар зачет узу турында исемле сертификат алачак. Бу елның яңалыгы – үз көчләрен мөстәкыйль рәвештә генә түгел, ә төркем составында да сынап карау мөмкинлеге булды. Төркем составында биш кешедән артмавы шарт. Команда зачеты 14 һәм 16 декабрьдә булачак. Катнашу өчен теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүмат зачет сайтында https://finzachet2021.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International