Зәйдә шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2021 елның 27 ноябре, шимбә
27 ноябрьдә район җитәкчелеге катнашында «Энергетик» мәдәният йорты янында шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкә башланганчы һәм аны уздыру вакытында продукциянең сыйфаты ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор хезмәткәрләре тарафыннан даими контрольдә тотыла. «Зәй» Агросәнәгать паркы,КФХ К.К. Борһанов, Кузнецов, Әхмәтҗанов, Быля шәхси ярдәмче хуҗалыклары ярминкәдә даими рәвештә актив катнашалар. Бүген шулай ук халыкка районның Поповка, Якты Күл, Сармаш-Баш һәм Гулькин авыл җирлекләре дә үз продукцияләрен тәкъдим итте. Биредә ярминкә кунаклары, җирле халык яхшы сыйфатлы ит, балык, май, сөт һәм сөт продуктлары, шулай ук яшелчә, табигый бал һәм башка продуктлар сатып ала алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International