Балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре балаларның психик сәламәтлеге өчен мөһим. Гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләр тәрбия процессында зур роль уйный. 25 нче ноябрь көнне Зәй районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләләрдәге әниләр белән Түбән Кама муниципаль районындагы "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль сыендыру баасында очрашу оештырдылар. Бүлекчә педагоглары һәм психологлары Әниләр көненә багышланган чара үткәрделәр. Әңгәмә кысаларында «Әниләр көне» – елның иң назлы һәм дулкынландыргыч бәйрәме, ул безнең тормышыбызда иң яраткан хатын-кызга багышланган. Әни - һәр бала тормышында иң төп кеше. Балалар әнисе белән берлектә үзләренең психологик халәтен кәгазьдә сынап карадылар. Чара барышында балалар әниләре белән үз тормышларындагы иң кызыклы һәм якты мизгелләрне искә төшерделәр, күп аралаштылар һәм бер-берләренең казанышларына шатландылар. Дәрес ахырында балалар әниләре өчен төрле шигырьләр әзерләделәр, бергәләп гаиләне берләштерүгә юнәлтелгән хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Мондый очрашулар уздыру гаиләнең әһәмиятен ассызыклау, ата-аналарның һәм балаларның үзара аңлашуын формалаштыруга, кече һәм өлкән буыннарны берләштерүгә мөмкинлек бирә, ата-аналарны җаваплылыкка өйрәтә. Чара бик матур узды, аның ахырында гаиләләр бер- берсе белән аралашты, танышты һәм бүләкләр алышты.