2021 елның 26 ноябрендә төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чираттагы Бөтенроссия көне узачак. Чараның форматы: дистанцион (телефон аша, Skype, Viьер, WhatsApp аша кабул итү). Алдан язылу һәм белешмәләр өчен телефон: 8(85558) 7-30-94. Бу көндә консультацияне адвокатлар, нотариуслар, Пенсия фонды һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре үткәрәчәк.