Һәр елдагыча быел да Зәй районы территориясендәге предприятие, оешма, учреждениеләр тирәлеген Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча бәйге игълан ителде. “Кышкы әкият” бәйгесен үткәрү тәртибе турында район башкарма комитеты нигезләмәсе дөнья күрде. Әлеге чара бәйрәм атмосферасын тудыру, шәһәр-райондагы архитектур бизәлешне яхшырту, предприятие, оешма, учреждениеләр арасында матурлыкны тудыруга омтылдыру максатында оештырыла. Бизәлеш берничә категориягә бүленеп бәяләнә: сәнәгать предприятиеләре; кулланучылар базары (сәүдә, туклану, көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмалары); бюджет сферасына караган оешма, учреждениеләр; мәгариф һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре; торак-коммуналь хуҗалыгы; авыл җирлекләре. Җиңүчеләр, призлы урыннар алучылар дипломнар һәм акчалата премиягә ия булачак.