Башкорт милли герое Салават Юлаев истәлегенә багышланган ирекле көрәш буенча ачык республика турниры узды

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе
19-21 ноябрьдә Уфа шәһәрендә башкорт милли герое Салават Юлаев истәлегенә багышланган ирекле көрәш буенча ачык республика турниры узды. Ярышларда «Зәй»спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Колесова Полина 42 кг авырлык категориясендә 2 урын алды, Шакирова Эльза 46 кг авырлык категориясендә 3 урын алды, Извеков Камил 62 кг авырлык категориясендә 4 урын алды, Кәлимуллин Кәрим 4 урынны яулады. Спортчыларның тренерлары: Салихов Рамил Равил улы, Хуҗин Илнур Әнәс улы, Кәлимуллин Ленар Мөдәрис улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International