Бүген район башлыгы Разиф Кәримов катнашында Зәй районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашында «Балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләүдә мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең үзара хезмәттәшлеге» дигән темага киңәшмә узды. Чара балалар иҗат йорты базасында узды. Чарада катнашучыларга әлеге өстәмә белем бирү учреждениесе берләшмәләренең эше тәкъдим ителде. Пленар өлеш барышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев, балалар иҗат йорты директоры Валентина Куликова, балалар сәнгать мәктәбе директоры Эльмира Вдовина, кече мәктәп укучылары фәннәре академиясе директоры Ирина Ильинаның балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләүдә мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең үзара хезмәттәшлеген үстерү турындагы чыгышлары тыңланды. Хәзерге вакытта балаларга өстәмә белем бирү мәгариф системасының мөһим бер өлеше булып тора һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларның интеллектуаль, әхлакый һәм физик яктан камилләшүенә, сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен формалаштыруга булган шәхси ихтыяҗларын канәгатьләндерү, шулай ук буш вакытларын оештыру институты ролен башкара. Районда өстәмә белем бирү: балалар иҗат йорты, балалар сәнгать мәктәбе, кече фәннәр академиясе, 4 спорт мәктәбе, балалар музыка мәктәбендә алып барыла. Өстәмә белем алу белән 5353 бала шөгыльләнә. Районның белем бирү оешмалары җитәкчеләре алдына мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм җәмәгатьчелек белән үзара хезмәттәшлек итү, һәр баланың шәхесен төрле яклап үстерү өчен шартлар тудыру буенча системалы эшне дәвам итү бурычы куелды.