Зәйлеләр "Наше Время - Безнең Заман"фестивале призерлары булдылар

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

12-15 ноябрьдә Казанда "Наше Время - Безнең заман" эшче яшьләр телевизион иҗат фестиваленең супер финалы узды. Анда бәйгенең төбәк этапларында җиңү яулаган ике меңнән артык талантлы эшче яшьләр, командалар иң яхшылар исеме өчен дүрт көн дәвамында үз осталыкларын күрсәтте. Ниһаять, 15 ноябрьдә “Пирамида” эшлекле-күңел ачу үзәгендә фестивальнең гала-концертында җиңүчеләр исемнәре аталды. Зәй яшьләре биредә төбәк туры җиңүчеләре буларак катнашты. Анда район башкарма комитеты җыелма командасы һәм “Татэнерго” оешмасы данын яклап әлеге компания командасы составында ГРЭСның талантлы яшьләре сәхнә тотты. Зәйлеләр әлеге фестиваль тарихында һәрвакыт тотрыклы алдынгы урыннар алулары белән билгеле. Башкарма комитетның җыелма командасы соңгы берничә елда шулай сынатмаса, ГРЭС яшьләре “Безнең Заман” фестивале страт алганнан бирле катнашып, җиңүче исемен һәрчак аклап киләләр. Фестивальнең Гран-при исемен дә алар инде 2016 елда ук яуларга өлгерде. Быел да Зәй яшьләре командалары янә җиңүчеләр пьедесталында. Район башкарма комитеты җыелма командасы гомумкомандалар арасында 2нче урынны алды. Алар исәбендә аерым номинацияләрдә дүрт призлы урын. “Авылга әбигә” бию композициясе белән – I, “Отбой” хореография номеры өчен – II, “Вокал” номинациясендә –I, “Визитка” да III урынны яуладылар. Ә ун кешедән торган ГРЭС яшьләре “Татэнерго” җыелма командасы составында 1нче урын алуга иреште. ГРЭСлылар исәбендә генә дүрт призлы урын: “От Волги до Енисея” җыры белән алар ансамбле – I, кече форма хореография номинациясендә –II, “Дан минуты” өлешендә –II, Борис Гришин аерым башкаручы буларак III урын яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International