Зәйдә янгын куркынычсызлыгы буенча планлы дәрес-тренировка узды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә янгын куркынычсызлыгы буенча планлы дәрес-тренировка узды. Үзәк белгечләре социаль хезмәт алучыларга янгын килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләделәр, шулай ук гадәттән тыш хәл очрагында эвакуация кагыйдәләре белән таныштырдылар. Дәреснең аерым пункты: янгын сүндергеч һәм аны эксплуатацияләү кагыйдәләре белән танышу булды. Дәреснең гамәли өлешендә белгечләр социаль хезмәт алучылар белән бергә импровизацияләнгән янгын килеп чыгу шартларында күнегүләр эшләделәр һәм эвакуация чыгу буенча маршрут уздылар. Дәрес штат режимында узды, өйрәнүләрдә катнашучылар оператив рәвештә бинадан чыктылар. Мондый чаралар тормыш куркынычы барлыкка килгән очракта, мөстәкыйль рәвештә, тиз, хатасыз ориентлашу күнекмәләрен булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International