13 ноябрьдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында предприятие, оешма һәм учреждение командалары һәм авыл җирлекләре командалары арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә йөзү буенча беренчелек үтте. Авыл җирлекләре арасында үткәрелгән ярышларда Аксар, Баграж, Сәвәләй, Гулькин авыл җирлекләре командалары катнашты. Команда беренчелегендә призерлар: 1 урын-Баграж авыл җирлеге, 2 урын-Аксар авыл җирлеге, 3 урын-Сәвәләй авыл җирлеге. Шәхси беренчелек (хатын-кызлар): 1 урын-Одинаева Нигора (Баграж), 2 урын – Крулева Марина (Аксар), 3 урын-Черкасова Анна (Сәвәләй). Шәхси беренчелек (ир-атлар): 1 урын-Вятскин Алексей (Сәвәләй), 2 урын-Камалов Илнур (Баграж),3 урын – Неделько Даниэль (Сәвәләй). Предприятие, оешма һәм учреждениеләр командалары арасында үткәрелгән ярышларда физик культура, спорт һәм туризм, мәгариф идарәсе, Зәй ГРЭСЫ, ТЕХНО, Зәй шикәре, АККОРАЙД, Зәй политехника көллияте командалары катнашты. Команда беренчелегендә призерлар: 1 урын- физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, 2 урын-Зәй ГРЭСЫ, 3 урын-ТЕХНО. Шәхси беренчелек (хатын-кызлар): 1 урын-Батаева Светлана (физик культура, спорт һәм туризм), 2 урын-Овчинникова Инна (ГРЭС), 3 урын-Краснова Регина (мәгариф идарәсе). Шәхси беренчелек (ир-атлар): 1 урын-Клочков Кирилл (АККОРАЙД), 2 урын-Изосимов Михаил (Зәй ГРЭСЫ), 3 урын-Якупов Алмаз (АККОРАЙД).