Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, баш инвестор, «Челтәр компания»се ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнаштылар һәм авыл халкын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Ленар Гарипов Зәй районы аграрийларын башка муниципалитетларга үрнәк итеп куйды. "Зәй районы Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы муниципалитетларның берсе. Берничә ел дәвамында куелган планны киметмичә, эшне югары темпларда алып бара. Район башлыгы җитәкчелегендә аграрийларның даими рәвештә яңа алымнар эзләве, продукциянең сыйфатын яхшыртырга, алына торган продукциянең санын арттыру һәм югары күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеге бирә", - дип билгеләп үтте ул. Алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә республика һәм район дәрәҗәсендәге төрле бүләкләр тапшырылды. Җитәкчеләр, гади хезмәткәрләр, терлек азыгы әзерләү, шикәр чөгендерен җыю буенча механизаторлар, машина белән сыер саву операторлары да бүләкләнде. 10 кеше Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: "Восток "агрофирмасы" ҖЧҖ әйдәп баручы агрономы Максим Васильев, "Восток" агрофирмасы" ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторист-машинисты Елизар Кузьмин, "Восток"агрофирмасы" ҖЧҖ инженер-электригы Нурислам Мөхәммәтов, "Восток" агрофирмасы" ҖЧҖнең Авыл хуҗалыгы производствосы тракторист-машинисты Рәмзил Идрисов, "Зәй шикәре" агрофирмасы" ҖЧҖ йөк автомобиле йөртүчеләре Александр Михайлов, Валерий Савгильдин, "Зәй" агрофирмасы" ҖЧҖнең Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчысы-машинисты Хәлил Уразманов, "Таң" МТПК идарәчесе Артур Насертдинов, "Агросила-Логистика" ҖЧҖнең тракторист-машинисты Фоат Ямалиев, "Теплосервис" ҖЧҖ директоры Рәйхәт Гарипов. Район башлыгының Мактау грамотасы белән 7 кеше бүләкләнде, 8 кеше район башлыгының Рәхмәт хаты белән, 5 кеше район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов, Раяз Фасыйхов башкаруындагы музыкаль номерлар, бертуган Дыренковлар дуэты, «Татарстан» бию ансамбле, «Улыбка» балалар хореография коллективы, «Магия» халык хореографик ансамбле, «Мирас» халык вокаль-хореографик ансамбле башкаруындагы номерлар авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең бәйрәменә тагын да ямь өстәде. Чарада Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин да катнашты.