Зәйдә Төги-Гулькин юлы файдалануга тапшырылды

2021 елның 12 ноябре, җомга
Бүген Зәй муниципаль районында реконструкция тәмамланганнан соң 10,52 км озынлыктагы Төги-Гулькин юлы файдалануга тапшырылды. Эшләр Зәй автомобиль юллары идарәсе төзелеш оешмасы - «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалы тарафыннан башкарылган. Төги авылы янында узган тантанада район башлыгы Разиф Кәримов, район кураторы Иван Гущин, "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсе ҖЧҖ директоры Рөстәм Гарифуллин, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты. Аерым хезмәтләре өчен күп кенә төзүчеләргә күп төрле бүләкләр тапшырылды: район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән 12 хезмәткәр бүләкләнде, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән 2 хезмәткәр бүләкләнде, "Татнефтедор" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорының Мактау грамотасы белән 7 хезмәткәр бүләкләнде. 3 кешегә "Татнефтедор" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорының Рәхмәте белдерелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән 9 хезмәткәр бүләкләнде. Авылда яхшы юл булу, бу аның халкының яшәү һәм хәрәкәт итү уңайлылыгы, аның иминлеге нигезе булып тора, авылны төзекләндерү, саклап калу, аны алга таба социаль-икътисади үстерү өчен көчле импульс.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International