Бүген Зәйдә капиталь ремонттан соң «Кояшкай» балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Бу шәһәрдә 1970 елдан бирле эшли торган иң борынгы балалар бакчаларының берсе. Хәзерге вакытта балалар бакчасына 150дән артык бала йөри. Капиталь ремонт эшләре июль аеннан ноябрьгә кадәр дәвам итте. Ремонт эшләрен "Татспецстрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарды. Балалар бакчасы бинасында эчке бизәкләү, җылыту системасын һәм инженерлык челтәрләрен алыштыру, түбә һәм канализация элементларын өлешчә алыштыру, сантехниканы алыштыру эшләре башкарылды. Азык-төлек блогында һәм кер юу бүлмәсендә вентиляция ремонтланды. Керү төркемнәре ремонтланды, ишекләр куелды. Төркемнәргә келәмнәр, тюльләр, пәрдәләр һәм балалар җиһазлары сатып алынды. Моннан тыш, медицина кабинеты, логопед почмагы, туган тел кабинеты һәм кер юу бүлмәсе җиһазландырылды.