Зәйдә яңа юл ачылды

2021 елның 12 ноябре, җомга
Бүген Зәйдә «Заман»автомобиль юлын ачу тантанасы булды. Район башлыгы Разиф Кәримов әлеге урап узу юлының мөһимлеген ассызыклады һәм республика җитәкчелегенә, "Татнефтедор" юл төзүчеләренә проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Заман"юлы-көтеп алынган юл участогы. Аны төзүгә 2019 елның июлендә керештеләр. Юл озынлыгы 2 километр 46 метр тәшкил итә. Юл төзелешенә 164 миллион сумнан артык акча тотылган. Генераль подрядчы-Зәй автомобиль юллары идарәсе "Татнефтедор"ҖЧҖ. Автомобиль юлы барлык кирәкле инженер инфраструктурасы һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары белән җиһазландырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International