Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышы узды

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында дүртенче чакырылыш район Советының уналтынчы утырышы һәм дүртенче чакырылыш  шәһәр Советының унбишенче утырышы узды. Көн тәртибенә 2021 ел һәм 2022, 2023 елларның план чорына район һәм шәһәр бюджетына, кадрлар мәсьәләләренә, муниципаль берәмлекне төзекләндерү, җирдән файдалану һәм төзү, Баграж һәм Бигеш авыл җирлекләренең генераль планын раслауга кагылышлы 11 мәсьәлә кертелгән иде. Мәгълүмат белән финанс - бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев, район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Рәисә Исламова, район Советының гомуми бүлеге кадрлар секторы мөдире Марина Сергеева, район Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Марат Хәбибуллин, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Садретдинов чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International