Район башлыгы Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Ул Россия Федерациясе Президенты Указы белән 10 ел элек расланган иде. Ведомство реформасына кадәр, милицияне полиция дип үзгәрткәч, ул Россия милициясе көне, ә 1962-1991 елларда - милиция көне дип аталды. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Разиф Галиевич коллективка җайга салынган эшләре, җинаятьләрне ачуның югары күрсәткечләре, сайлауларда эшләүләре һәм коронавирус белән көрәшүләре өчен рәхмәт белдерде, аларга киләчәктә хезмәтләрендә уңышлар теләде, һәм иң мөһиме-үз-үзеңне сакларга чакырды. Шулай ук район башлыгы алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Оператив-хезмәт эшчәнлегенең югары күрсәткечләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгы Мактау грамотасы белән җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Ленар Гатин, полициянең участок уполномоченные Денис Терентьев бүләкләнделәр. Зәй муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты участок уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе Илмир Хәйретдиновка тапшырылды. Бүлекнең 20 гә якын хезмәткәре ведомство бүләкләре белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International