Районның ялгыз өлкән яшьтәге гражданнары Дәүләт Думасы депутатыннан азык-төлек җыелмалары алдылар

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

6 ноябрьдә Зәй муниципаль районында эш визиты белән Россия Федерациясенең VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин булып китте. Төбәк волонтерлык атнасы кысаларында Айдар Рәис улы үз округында хәйрия акциясе оештырды. Сарсаз Баграж авылында Алексей Герасимов җитәкчелегендәге «Баграж буйлары» ансамбленә 10 сәхнә костюмы тегүгә сертификат тапшырылды, ә керемнәре түбән булган ун өлкән яшьтәге гражданга һәм инвалидка азык-төлек җыелмасы бирелде. Җыелма продуктларга беренче чиратта иң кирәкле ризыклар - ярма, макарон, шикәр, ит һәм балык консервлары, чәй, кофе һәм чәй керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International