Бүген шәһәрнең хәрби комиссариаты бинасында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссиягә 16 егет чакырылган иде. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, чакырылыш комиссиясе рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев армиягә чакырылырга тиешле 16 егетнең һәркайсы белән әңгәмә кордылар. Комиссияне узучыларга лаеклы рәвештә армия мәктәбен узарга, сынатмаска, әти-әниләре һәм район йөзенә кызыллык китермәскә, ә туган якларына кайткач күңелләренә якын эш табуларын теләделәр. Көзге чакырылышта Россия кораллы көчләре сафын барлыгы 50гә якын зәйле тулыландырачак, беренче ике озату узды инде, чираттагысы 15 ноябрьгә билгеләнгән. Безнең егетләр коры җир гаскәрләрендә һәм стратегик билгеләнештәге гаскәрләрдә хезмәт итәчәк.