Зәйдә «Бердәмлек-бездә! " дигән патриотик уен-квест үткәрелде

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

3 ноябрьдә «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Халыклар бердәмлеге көне» бәйрәме уңаеннан балигъ булмаганнар өчен социаль хезмәт алучыларга патриотик уен-квест үткәрделәр. Әлеге чараның максаты - балаларда һәм үсмерләрдә патриотизм хисе, Ватан тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, шулай ук командада эшләү күнекмәләрен һәм осталыкларын үстерү. «Халык бердәмлеге көне» 1612 ел вакыйгалары истәлегенә, Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервенцияләреннән азат иткән вакытта гамәлгә куела. Бәйрәм 2004 елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган "Рәссәйнең Хәрби дан көннәре (Җиңү көннәре) турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль закон белән гамәлгә куелды. Социаль хезмәт алучылар бәйрәм тарихы, Рәссәйдә 400 ел элек булган хәлләр, рус халкына мәкерле дошманны җиңәргә бердәм булуның ярдәм итүе турында белделәр. Командаларга бүленеп, балалар үзләренең белемнәрен тикшерделәр, дәүләт бәйрәмнәрен һәм аларны үткәрү вакытларын,  шулай ук илебез территориясендә яшәүче халыкларны искә алдылар. Катнашучыларның һәркайсы Рәссәйнең бердәм булганда гына көчле булуын аңлады. Нәкъ менә шуңа күрә безнең илдә шундый мөһим бәйрәм – «Халыклар бердәмлеге» көне бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International