Зәй туган якны өйрәнү музеенда Казан рәссамнарының картиналары күргәзмәсе ачылды

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе
6 ноябрьдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Казан рәссамнары Әсхәт Макраев һәм Светлана Тимофееваның «Республиканың 100 йөзе» (Татарстан буенча сәяхәт) дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә «Республиканың 100 йөзе» исемле картина тирәсендә оештырылган. Аның үзенчәлеклеге шунда ки, 1,5-2,5 метрлы полотнада Татарстанның 100 күренекле эшлеклесе сурәтләнгән. Биредә республика житәкчеләре, сәяси эшлеклеләрне, республиканың төп производстволарына нигез салучыларны, галимнәрне, табибларны, артистларны, спортчыларны, мәдәни һәм дин эшлеклеләрен күрергә мөмкин. Анда якташыбыз, ике тапкыр Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев портреты да бар. Әмма картина «күренекле эшлеклеләрнең күмәк фотосурәте» түгел, ә безнең Татарстан уңышлары турында тулы бер хикәя. Аңа сер, яшерен мәгънә дә салынган – бик диккатле рәсем сәнгатен яратучылар гына картинада республикабызның киләчәге образы - малай һәм кыз сурәтләрен эзләп таба ала. Бүген рәссамнар зәйлеләр хөкеменә Иске Зәй күренешләре сурәтләнгән 2 яңа этюд тәкъдим иттеләр. Зәй күренешләре һәм пейзажлары аларны бик тә таң калдырды. Татарстанның кече шәһәрләре бик чиста, яшел, төзекләндерелгән, аларда парклар күп, ял итү зоналары, кызыклы объектлар шактый. Әлеге күргәзмә белән республиканың көньяк-көнчыгышындагы барлык шәһәрләрендә булып, авторлар бик күп материал туплаганнар, кышын яңа картиналар ясарга планлаштыралар. Әмма Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләре күренешләре һәм Татарстан Республикасының иң югары ноктасы булган Чатыр – Тау сурәтләнгән этюдлар белән инде бүген үк, ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк әлеге күргәзмәне карап танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International