Бүген Зәйдә районның элеккеге башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә багышланган чара узды. Ринат Фәрдиев исемендәге паркта истәлек билгесенә чәчәкләр салу булды. Биредә Ринат Шәех улының төрле елларда эшләгән хезмәттәшләре, шәһәр һәм район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге җыелды. Җыелучылар алдында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов чыгыш ясады. Ул үз вакытында Ринат Фәрдиев тарафыннан Зәй муниципаль районы үсеше буенча башланган эшләрнең шушы елларда да уңышлы дәвам итүе турында билгеләп үтте. Шулай ук Разиф Галиевич чарага җыелганнарга рәхмәтен белдерде, зәйлеләр күңелендә бу гадәти булмаган кеше турындагы истәлек мәңге яшәр диде. Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Зәйлеләр Ринат Фәрдиевне сүз һәм эш кешесе, ышанычлы дус буларак хәтерли, аның кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булуын онытмыйлар. Ул Зәй районында 30 ел хезмәт куйды, 2008 елда вафат булды.