Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Безнең өчен ике бәйрәм дә мөһим, чөнки аларның һәркайсы күпмилләтле илебез халыкларының бердәмлеген чагылдыра, милли дуслыкны пропагандалый, патриотизм үрнәге булып тора. Халыклар бердәмлеге көне безнең нинди телдә сөйләшүебезгә, нинди дин тотуыбызга карамастан, зур илебезнең бер өлеше булуыбызны искәртә. Татарстан Республикасы Конституциясе - туган республикабызның Төп Законы - законлылыкның, гражданнарның хокуклары һәм ирекләренең гаранты. Зәйлеләрнең җаваплы гражданлык позициясе, инициативалы булуы һәм эшлеклелек сәләте районыбызның алга таба үсешенә ышанычлы нигез булып тора. Бу бәйрәмнәр барыбыз берләшеп кенә, тырыш хезмәтебез белән теләсә нинди максатка ирешә, теләсә нинди киртәләрне җиңә алуыбызны аңлата. Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бәхет, туган районыбыз, республикабыз һәм илебез үсеше өчен хезмәттә уңышлар телим.
Хөрмәт белән, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов.