Зәйдә капиталь ремонт һәм төзелеш объектлары тикшерелде

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Сәфәр барышында Разиф Галиевич Кадер авылы ФАПында, "Йолдызлык" балалар лагеренда, 24 фатирлы йортта, футбол манежында, "Кояшкай" балалар бакчасында булды, "Заман" автоюлын карады, Җиңү проспекты буенча юлны реконструкцияләү барышын бәяләде. Район башлыгы белән берлектә объектларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, подрядчы оешма һәм җаваплы хезмәт вәкилләре дә булды. Быел районда барлыгы 15 республика программасы буенча төзелеш эшләре алып барылды, аларның күбесе тәмамланган, берничә объект якын арада кабул итүгә әзер булачак. Тикшерү барышында район башлыгы подрядчыларның игътибарын башкарылучы эшләрнең сыйфатына юнәлтте, җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International