Район башлыгы Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов «Энергетик»мәдәният сараенда урнашкан стационар участокта Бөтенроссия халык санын алу чарасында катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, 1 ноябрьгә Зәй районында халык санын алуда 70% тан артык кеше катнашкан. Зәйлеләрнең халык санын алуга мөнәсәбәте уңай. Районда 16 исәпкә алу һәм 16 стационар участок оештырылган. Халык санын алу эшен 114 кеше башкара: 97 исәпкә алучы, 16 контроллер, 1 КФҮнең инструкторы. Алар барысы да кирәкле белем алдылар, халыкка хәбәр итү массакүләм мәгълүмат чаралары аша башкарыла. Халык санын алу илнең милли статистик системасының аерылгысыз өлеше булып тора. Халык санын алу нәтиҗәләре илдә халык санын алу арасында булган икътисади, демографик һәм социаль үзгәрешләрне чагылдыра. Халык санын алу барышында алынган статистик мәгълүматлар барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларны объектив формалаштыруның нигезе булып тора. Бөтенроссия халык санын алу 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International