Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады

2021 елның 8 октябре, җомга
Бүген Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүе узды. Һөнәри бәйрәм алдыннан республиканың алдынгы игенчеләрен, терлекчеләрне, механизаторларны, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен хөрмәтләделәр, ә иң яхшыларына Россия һәм Татарстан Дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тантанага чакырылучылар арасында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе дә бар иде. Бүләкләнүчеләр арасында Зәй муниципаль районы вәкиле дә бар.«Зәй шикәре» АФ ҖЧҖнең әйдәп баручы агрономы Әхмәтҗанов Мөнәвир Закир улы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International