Юлларда сак булыгыз!

2021 елның 5 октябре, сишәмбе
Республика юлларына эре кыргый хайваннар – поши, кыр кәҗәләре, кабан дуңгызлары чыгу очраклары ешая. Машиналарның көпчәкләре астында җәнлекләр үзләре генә түгел, автотранспорт пассажирлары да һәлак була. Иң күп инцидентлар Алабуга, Питрәч, Әлмәт һәм Чистай районнарында булган. Сак булыгыз! Тизлек режимын саклагыз! ✅ Хайваннар чыгу ихтималы турында кисәтүче юл билгеләренә игътибарлы булыгыз! ✅ Сәяхәткә көн яктысында чыгарга тырышыгыз! ✅Тыюлыклар янына, юлның хайваннар чыгу ихтималы булган урман кырыйларына «Кыргый хайваннар» юл билгесе куела. Бәрелешүдән саклану өчен мондый участокларда тизлекне киметергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International