ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Энергетик” мәдәният йортында якташыбыз, күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың “Туган якта тукталыш” дип аталган 80 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Анда район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизовлар катнашты. И.Ф.Хафизов юбилярга район башлыгы Р.Г.Кәримов һәм барлык зәйлеләр исеменнән җылы котлау сүзләрен җиткерде. Казан шәһәреннән килгән кунакларыбыз Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Марсель Галиев, “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Кәримов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, юмор-сатира остасы Алмаз Хәмзин һәм татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лероннар үзләренең чыгышларында язучыны юбилее белән котладылар һәм аның киң кырлы иҗаты белән таныштырдылар. Рабит Батулланың публистик әсәреннән өзекләр күрсәтү, җыр һәм бию ансамбльләренең, Аксар халык театры чыгышы кичәгә тагын да ямь өстәде.
Бүген Зәйгә якташ язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың 80 яшьлек юбилее уңаеннан бер төркем язучылар, әдәбият, сәнгать әһелләре килде. Үзенчәлекле очрашулар “Энергетик” Мәдәният сараеда китап укучылар конференциясе белән башланып китте. Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Чулпан Шәйхиева актив китап укучылар белән язучылар арасындагы әңгәмәне кызыклы итеп алып барды. Рабит Батулла һәр сорауга җентекле җавап бирде. Җирле шагыйребез Госман Мухамовның туган җиргә багышланган шигырен барысы да әсәрләнеп тыңлады. Ә Алмаз Хәмзин шаян җырлары белән күңелләрне җилкендерде. Матур чара хәзер мәдәният сарае тамаша залында зур концерт программасы белән дәвам итә.
Зәйдә ГТО комплексы нормаларын тапшыру гадәткә кереп бара. Ел дәвамында предприятие, оешма, учреждениеләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре ГТО комплексында каралган нормативларны үтәргә стадионнарга, спорт мәйданчыкларына, спорт залларына чыгалар. Бүген Зәйнең студентлар төзү отряды шәһәрнең спорт-савыктыру комплексы спорт залында шулай ук ГТО комплексы нормаларын тапшырды. -Безнең Зәй районында ГТО комплексы нормаларын тапшыруда күпчелек халык каттнаша, ягъни ул массовый төс алды. Март ахыры - апрель башларында безгә алтын, көмеш, бронза значокларның чираттагы партиясе кайтачак. Без аларны, ГТО комплексы нормаларын ничек тапшыруларына карап, ияләренә тантаналы төстә тапшырачакбыз, - ди районда ГТО комплексы нормаларын тапшыру буенча тестлаштыру үзәге җитәкчесе Фаил Гыйниятов. Егетләр һәм кызлар урыннан озынлыкка сикерү, эскәмиягә басып кулларны булдыра алганчы идәнгә сузу (кызлар), бер минут эчендә җилкәгә яткан җирдән аякларны селкемичә күтәрелү (егетләр) кебек төрләрдә үзләрен сынадылар. Алга таба алар чаңгыда йөгерү һәм йөзү буенча нормаларны ничек үтәүләрен күрсәтергә тиешләр.
Тиздән 26 марттан 3 апрельгә кадәр көннәрдә мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана. Каникул чорында аларга район күләмендә үтүче турле чараларда катнашу һәм ял итү мөмкинлеге булачак.Алар өчен тренаңер заллары, бассейн, чаңгы трассасы, боз сарае һһрвкыт ачык булачак. 7нче мәктәптә “Олимпия резервы” үтсә, 6 нчы мәктәптә кызлар һәм ир балалар арасында баскетбол ярышлары оештырыла. Яңа шәһәрнең чаңгы юлында шәһәр беренчелегенә ярышлар узачак. Анда авыл мәктәпләрендә укучы балаларның да катнашуы көтелә. Югары Шепкә, Бигеш ,Кадер, Александр Бистәсе, Бигеш һәм башка авыл укучылары өчен КВН нар, спорт һәм сәнгатьнең күп төрләре буенча ярышлары үтәчәк. Район китапханәсендә күп төрле чараларның үткәрелүе планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International