2 октябрь көнне «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгычылар арасында җәйге чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелеге ачылды. Ярышларда 17 команда, 123 спортчы катнашты.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы-Кәримов Разиф Гали улы; Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе - Галеев Эмиль Эдуард улы; СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең Атказанган спорт мастеры, өч тапкыр олимпия чемпионы, 14 тапкыр дөнья чемпионы, җәмәгать эшлеклесе, Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты, Россиянең чаңгы спорты төрләре ассоциациясе башлыгы Вяльбе Елена Валерьевна катнашты; Россия чаңгы узышлары федерациясе Вице-президенты, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты – Фәрдиев Илшат Шәех улы; «Сетевая компания» ААҖ генераль директорының инвестицияләр буенча урынбасары, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең беренче вице-президенты Мәҗитов Азат Илгиз улы; Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице – президенты, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе җыелма командасы баш тренеры-Галеев Эдуард Шәйхнур улы, «Ялта - Зәй» ҮСП директоры Огурцова Белла Иван кызы.