Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итте. Чарада Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Даминов һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мәсәллимов катнашты. Кабул итүгә барлыгы 12 зәйле килде. Район халкының мөрәҗәгатьләре хокукый һәм социаль характерда иде: җинаять эше кузгатудан баш тарту белән килешмәү һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең гамьсезлеге, автосервис хезмәткәрләренең мошенник гамәлләре, чит мөлкәтне аңлы рәвештә юкка чыгару, торак бирү һәм социаль найм буенча торак алу, пенсияне яңадан исәпләү һәм күпбалалы гаиләгә субсидия алу мәсьәләләре, бакчачылык җәмгыяте рәисе гамәлләренә шикаять, фермер хуҗалыгы бөлгенлеккә төшүе һәм башкалар. Барлык мәсьәләләр дә җентекләп каралды, аларга Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә тулы аңлатма бирелде.