15 февраль көнне Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылганга , быел 28 ел булды. Бу көнне Әфганчылар, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән зәйлеләр, аларның якыннары, балалары, шәһәр мәктәпләре укучылары традицион төстә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына җыелды. Чараны тантаналы төстә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев ачты. Һәйкәл каршына чәчәкләр салып, кайнар нокталарда ятып калган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алдылар . Район башлыгы урынбасары үзенең чыгышында, Чечня һәм башка кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгәннәр турында искә алып, аларның хәрби бурычларына тугры булулары хакында без буыннан- буынга җиткерергә бурычлыбыз,дип билгеләп үтте.