Зәйдә сугыш темасына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

29 сентябрьдә Үзәк китапханәдә сугыш темасына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә сугыш җырлары яңгырады, шигырьләре укылды. Китапханәче Бөек Ватан сугышының кыскача тарихы белән таныштырып китте. Балалар хәрби операциянең этаплары, 28 панфиловецның, кече политрук В.Г. Клочковның, 316 нчы укчы дивизиясе командиры И.В. Панфиловның, яшь партизанка Зоя Космодемьянскаяның батырлыклары белән таныштылар. Укучылар шулай ук «Мәскәү оборонасы өчен» медале һәм Мәскәү шәһәре Герое исемен бирү турында кызыклы фактлар белделәр. Чара Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны искә алып, бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International