Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә шәһәр-районда наркотиклар, психотроплы һәм көчле тәэсир итә торган матдәләр һәм аларның аналогларының законсыз әйләнешен ачыклау эшчәнлеге торышы, районда наркобәйлелек белән авыручылар, аеруча яшьләр һәм яшүсмерләр арасында мондый авыруларга медицина ярдәме күрсәтү һәм аларны тернәкләндерүнең нәтиҗәлелеге, наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чаралары турында мәсьәләләр тикшерелде. Каралган мәсьәләләр буенча район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов, район үзәк дәваханәсе психиатр-наркологы Илфат Салихов, җәза үтәтү федераль хезмәтенең Зәй районара филиалы башлыгы Андрей Иванов, шәһәр прокуроры Ринат Кәримов чыгышлары тыңланды. Утырышка йомгак ясап, районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе Разиф Кәримов, җәмәгатьчелек, йортлар буенча җаваплылар, торак-коммуналь хуҗалык идарәче компанияләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, наркопритоннар эшчәнлеген ачыклау һәм булдырмау юнәлешендә эшне көчәйтү буенча тәкъдимнәрен әйтте.