30 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният сараенда зәйлеләрне Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының республика буенча идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак. Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Зәй шәһәре, Энергетиклар урамы, 6а йорт адресы буенча "Энергетик" мәдәният сараенда булачак. Кабул итүгә яздыру - дүшәмбе - җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (843) 221-80-36) телефоны буенча башкарылачак.