Ачык ишекләр көне үткәрелде

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Көзнең беренче аенда Яшьләр үзәгендә Ачык ишекләр көне үткәрелде, анда теләгән һәркем учреждениенең иҗади һәм спорт тормышы турында белә алды. Ачылу тантанасында Яшьләр Үзәге активистларына Зәй муниципаль районында яшьләр сәясәте өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашкан өчен Яшьләр эшләре идарәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Теләүчеләр мастер-класста катнаша, спорт секцияләре эшен, хореография коллективы дәресләрен, иҗат остаханәләрен карый, бильярд, өстәл теннисы уйный, фильм карый алды. Чара азагында лоторея уйнатылып, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм дискотека булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International